Бөгелмә авазы

Ата-ана һәм бала

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә һәмишә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә дә ата-анага яхшылык кылырга кушкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә: "Ата-аналарын...

Ата-аналарыгыз киләчәк көндә сезнең хөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мондый игелекләргә каршы явызлык кылучылар булмагыз, аларның үгет-нәсыйхәтләрен алардан куркып һәм өркеп түгел, бәлки яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.

Сезгә иң якын кешеләр - ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның да һәм үзегезнең дә күңелләрегез рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

Баһадирлык - адәм балаларындагы хөрмәтле бер сыйфат. Олылар мәҗлесендә утырып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү акылны арттыра һәм гыйлемне күбәйтә. Шуның өчен йөрәксез балалар кебек ата-аналарыгыз белән утырудан курыкмагыз һәм белмәгән, аңламаган нәрсәләрегезне сораудан тартынмагыз.

Әгәр йөргән вакытыгызда әти-әние-гез очраса, аларга һәм алар белән бергә булганнарга сәлам биреп, хезмәтләрен үтәргә әзер торыгыз! Әгәр утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән урыныгыздан торып каршылагыз!

Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә, үзләренең миһербанлыклары белән бирерләр. Шуның өчен нәрсә сорасагыз да, әдәп белән сорагыз. Әгәр сораган нәрсәгезне бирмәсәләр, аларны борчымагыз. Сезгә нәрсә кирәк, нәрсә кирәк түгел икәнлеген һәм сезгә нинди эшләр туры килү-килмәвен алар сездән яхшырак беләләр.

Атагызның иң якын дустыннан атагыз рөхсәтеннән башка нәрсә булса да сорау гаеп эш һәм гаилә хөрмәтен җибәрү була. Шуның өчен йомышларыгызны башкалардан түгел, ә атагыздан сорагыз.

Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән балалар, олы булгач та, акча тота белмиләр һәм бөтен байлыкларын исраф итеп, дөнья рәхәтен күрмиләр. Шуның өчен сез ата-анагыз биргән акчаларны тота белергә өйрәнегез. "Бу акча аз", - димәгез, чөнки әлегә сезнең кирәк әйберләрегез дә аз.

Кайбер балалар аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп юлына кермичә, ялкаулыкка гадәтләнеп китәләр. Нәтиҗәдә, беркөнне акчалары да бетә, тереклек итәр өчен кулда һөнәрләре дә булмый. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, нинди зур бай баласы булсагыз да, һөнәргә өйрәнегез.
Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне аларга гына сөйләгез, ата-аналарыгызның күңелләре булсын.

Күзгә күренгән һәрбер нәрсәгә кызыгучы булмагыз. Аналарыгызның кунаклар өчен әзерләп куйган нәрсәлә-ренә тимәгез. Рөхсәтсез әйбер алырга өйрәнгән балалар ахырда угры булалар.

Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә: "Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр", - дигән.

Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез дип, алардан көләләр. Сез дә шулар кебек инсафсыз балалар булмагыз.

Әгәр ата-аналарыгыз сезгә тиешсез бер эш кушсалар, һич тартынмыйча һәм шул ук вакытта күңелләрен рәнҗетмичә генә инсаф белән ул эшнең тиешсез икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.

Аллаһы Тәгалә әйткән: "Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кылдык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак" (Локман-14).

Нинди югары тәрбия, һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә: "Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл". Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!

Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы - игелекле булуның иң күркәмедер".
Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле бала әти-әнисе яраткан кешеләрне дә яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да аларны онытмас, араны өзмәс.
Нурислам Ибраһимов,
Камил Бикчәнтәев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: