Бөгелмә авазы

“Аллаһ теләсә дип әйт, юләр”

Бу хикәядә сүз революция чорында, бик тынычсыз заманда, кайбер кешеләрне нигә кулга алуларын да аңлатмыйча, алып китеп, юк итә торган вакытта хатын белән ир арасында булган хәл турында.

Кышның иң озын төннәренең берсен-дә бер абыйның хатыны пешергәндә:
- Хәзер чәй эчеп, коймак ашарбыз, - дип әйтеп куя ире. Хатыны моңа каршы:
- Аллаһ теләсә дип әйт, юләр, - ди.
- Аллаһ теләсә дә, теләмәсә дә коймак инде пешеп җитә, ашыйм мин аны барыбер. Нәрсә, Аллаһ теләсә дигән сүз белән генә берәр нәрсә үзгәрәме инде? - ди ире.
- Динсезләр сүзе сөйләп, йорттагы бәрәкәтне бетереп утырма, - дип җавап бирә хатыны. Коймак пешеп бетеп, өстәлгә куйган вакытта кинәт кенә эт өргәне ишетелә. Хатын урамга чыгып: "Кем бар анда?" - дип сорый.
- Ирең артыннан килдек, - дигән тавыш яңгырый.
Болар дәүләт органнары тарафыннан килгән кешеләр була. Ире кулына алган коймагын да кире куеп, теге кешеләр белән китеп бара.
Шулай итеп, берничә атна узып китә. Бер көнне тагын ишек кагалар. Этнең өрмәвенә сәерсенеп, ишекне ачар алдыннан хатын:
- Кем анда? - дип сорый. Ишек кагучы аның ире булып чыга.
- Аллаһ теләсә, иншаллаһ, бу синең ирең, - дип җавап кайтара ире. "Нигә сине сәбәпсез алып киттеләр?" - дигән сорауга: "Мине башка бер кеше белән бутаганнар. Тикшерделәр һәм өйгә кайтарып җибәрделәр", - дип җавап бирә.

Хөрмәтле дустым! Ни гаҗәп, дөнья йортында яшәүче бик күп кешеләр кулларында теләкләреннән башка әйбер юк икәнлеген белмиләр. Белсәләр дә, еш кына онытып җибәрәләр. Кеше, наданлыгы аркасында, кулында булган бөтен әйберне үзлегеннән барлыкка килгән дип уйлый. Әйтерсең, гәүдәсен, тәнен, гәүдәсендәге бөтен әгъзаларын хәрәкәт иттерүче көчен, яхшы якка юнәлдерә торган акылын, зирәклеген, башкаларны җәлеп итә торган чибәрлеген үзе бар итеп тапкан дип саный. Югарыда әйтеп үткән бөтен әйберләр Аллаһ тарафыннан кешегә насыйп ителгәннәр. Кеше, "мин, минеке" дигән наданлыгы сәбәпле, менә шуны аңламый. Ул Аллаһ биргән бөтен әгъзалары һәм акыл-зирәклеге белән хәрәкәт итә. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешеп, мал иясе булып китә. Һәм дөньяда барлыкка килгән дәрәҗәсен, малын үзеннән килгән дип уйлый.

Тар фикерле, наданлык чокырына төшеп киткән бу бәндәләрнең колагына бер сүз әйтәсе килә. Аллаһ бирсә - бирә, бирмәсә - бирми. Һәм булган әйбереңне дә бер мизгелдә кулыңнан тартып алырга мөмкин. Күрмисеңме, синең тирәңдә күпме кешеләр бар. Алар кичә генә шапырынып, дөньяның астын-өскә китереп чабып йөри иделәр. Ә инде бүген аяксыз калып, урын өстендә хәрәкәтсез булып яталар. Әле кичә генә: "Мин йорт салдым, машина алдым, гаиләмне ашатам", - дигән кешеләр кашык күтәреп, авызларына бер йотым су каба алмыйлар. Ачка үлмәсен өчен янындагы якыннары авызларын ачтырып су салалар.

Реклама

Әй, син, "мин, минеке" дигән кеше! Кичә генә синең белән елмаешып, сөйләшеп утырган бәндәнең телсез калуын бер дә күргәнең юкмыни? Кичә генә күзе булган кешенең бер мизгелдә сукыр калганын күзәткәнең юкмыни? Мондый кешеләрне күргәнең, ишеткәнең булмаса, бар сукырлар, юләрләр, телсезләр,
чукраклар йортларына, күр андагы телсез-чукракларны, бөтен җире сәламәт булса да, акылын югалтып, юләрләр йортына эләгүчеләрне. Бу бәндәләрнең авыр кичерешләре үз теләкләре белән барлыкка килгән дип һич уйлама. Акыллы кеше Аллаһ биргән акыл, көч-куәте һәм теләге белән дөньяда хәрәкәт итеп яшәргә һәм бөтен нәрсә Аллаһы рөхсәт итсә һәм теләсә генә барлыкка килгәнен яхшы белергә тиеш.

Бакчасында уңыш күрергә теләгән кеше орлыкларны туфракка чәчә. Әмма ул орлыклардан җимешләр барлыкка килү - тулысынча Аллаһ кулында. Дөньяда шундый үрнәкләр дә күрергә мөмкин. Аллаһ теләмәсә, уңышлы итеп пешкән җимешләр дә җыеп алганнан соң адәм баласына насыйп булмыйча, бик тиз череп, юкка чыга.

Әй, сөекле дустым! Шуны бел һәм онытма: синдә һәм кулыңда булган бөтен әйберләрең, хәтта теләгеңнең тормышка ашуы да - бөтенесе Аллаһ кулында. Тормышыңда бик күп тормыш үрнәкләре бар. Кайбер әйберләрне бик теләдең, әмма килеп чыкмады. Кайберләрен бөтенләй уйламадың, әмма алар синең тормыш юлыңда каршыңа ук чыгып басты. Шуңа күрә нәрсә генә эшләргә теләсәң дә: "Аллаһ теләсә", - дигән сүз иң беренче булсын күңелеңдә. Бу сүзне бер дә өзмә син телеңнән. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Һичбер нәрсә турында әйтә күрмә: "Мин иртәгә аны эшләрмен", - дип. Әйтә торган булсаң да: "Аллаһ теләсә генә эшләрмен", - дип әйтә күр сүзеңне. Һәм зекер ит, Раббыңны оныткан булсаң".

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН,
"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.
("Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: