Мәзәкләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
26 июль 2017 - 07:18Безнең мәзәкләрКазан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара: - Киләсе тукталыш Сыртланова. Үтеп китәләр. - Сыртланова тукталышы. Киләсе тукталыш Гарифьянов. Тагын үтеп китәләр. - Гарифьянов. Киләсе тукталыш бертуган Касимовлар... Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә: - Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?
-
20 июль 2017 - 06:44Безнең мәзәкләрКибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый: - Исемен ничек? - Әлфия. - Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый. - Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр.
-
18 июль 2017 - 06:31Безнең мәзәкләр- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр )
-
7 июль 2017 - 10:33Тарих дәреслекләре тикшерүдән үтмәгәнРоссиядә мәктәп программасына кертелгән 38 тарих дәреслеге тикшерүдән үтә алмаган. Ил тарихы буенча барлык дәреслекләрнең үз концепцияләренә туры килүен Россиянең тарих җәмгыяте тикшергән. Россиянең фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева белдерүенчә, нәтиҗәдә концепциягә туры килмәгән 38 дәреслек федераль исемлектән төшереп калдырылган. Быел исемлеккә тарих буенча 14 дәреслек кертелгән, яңа уку...
-
15 гыйнвар 2017 - 10:25«Ун нәрсә ун нәрсәдән туймас» дигән хикмәтле сүз нәрсәне аңлата?»Хәзрәти Зәйнел Габидин разый Аллаһу ганһы әйткән: «Ун нәрсә ун нәрсәдән туймас": 1. Күз - күрүдән. 2. Җир йөзе - яңгырдан. 3. Галим - гыйлемнән. 4. Иблис - хәйләдән. 5. Кяфер - көферлектән. 6. Мөэмин - иманнан. 7. Җәннәт - мөэминнәрдән. 8. Җәһәннәм - кяферләрдән. 9. Мөхәммәд галәйһиссәләм - шәфкатьтән....
-
21 сентябрь 2016 - 11:12Янут дигән ерткычны беләсезме? (ВИДЕО)Янут - ерткыч имезүчеләр ыруыннан, мөлаем, йомшак йонлы, кызыксынучан, буйлы койрыклы урман хайваны беркемне битараф калдыра алмый. Туган иле Төньяк Америка дип санала, аннан Евразиягә күчерелгән дә инде. Шаян янут, күп кешенең күңелен яулап алды, аларны хәттә өйдә дә тоталар.
-
10 июнь 2016 - 12:06Көлке көлә килә...Саф безнеңчә милли тутый кош Бер мужик кибеттә йөргәндә тутый кош күрә. Бу тутый кошның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, тутый кош французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, тутый кош инглизчә сөйләшә башлый. Мужик аптырый. Икесен берьюлы тартсам нишләр икән, дип уйлый....
-
8 май 2016 - 07:07Елмаеп алыйкБер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән: - Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың? - Утырырга йомшак булсын өчен, улым. - Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була? - Анысы инде атка җиңел булсын өчен! * * * Ике бабай очраша: - Нәрсә,...
-
8 апрель 2016 - 08:33"Бөгелмә авазы" газетасы бәйге оештыраЯз җитүгә, авыл җирлекләрендә кызу эш башлана. Рәсемебез герое да мондый мәшәкатьләрдән читтә калмаска уйлаган, ахрысы. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасы да яңа эшләр, яңа идеяләр белән янып йөри. Сезгә өр-яңа конкурс тәкъдим итәбез. Әлеге фотосурәткә кызыклы һәм җор сүзле рәсем асты уйларга кирәк. Җавапларны газета сайтында нәкъ шушы рәсем...
-
14 декабрь 2015 - 08:00МәзәкләрАвтомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
-
14 ноябрь 2015 - 10:06МәзәкләрЯр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый икән. Аптырагач, ул көндәше янына килә: