Бөгелмә авазы

Полиция хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет белән берлектә, «Полицейский Степа абый" конкурсына йомгак ясадылар

Бәйге ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә, тәртип сакчылары тарафыннан үткәрелә.

Быел конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 46 бала катнашты. Балалар Россиянең иң яраткан мультфильм һәм кино геройларына – эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган кул эшләнмәләре ясадылар.


Иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмады. Иң яхшылар дип түбәндәге балаларның эшләре танылды: Виктория Павлова, Кирилл Долгов; Юрий Курнатовский, Арсений Ермолаев, 7 яшь.


Конкурста җиңүчеләрнең эшләре конкурсның региональ этабында катнашу өчен ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Барлык катнашучылар дипломнар алачак, ә җиңүчеләр Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советыннан бүләкләр дә алачак, дип хәбәр итә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: