Бөгелмә авазы

Бүген Бөгелмәдә ЮХИДИ һәм ПУУ хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрәчәкләр

Исерек килеш руль артына утыручыларга РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куелмаячак.

Бүген Бөгелмә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте тарафыннан оештырылган профилактик чаралар үткәрү планлаштырылган.

Исерек килеш руль артына утыручыларга РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куелмаячак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел башыннан исерек шоферлар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 24 кеше җәрәхәтләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: