Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә хезмәт командировкасыннан полицейскийлар кайтты

Хезмәткәрләр ярты ел Дагыстанда хезмәт итте.

25 декабрьдә хезмәт командировкасыннан полиция хезмәткәрләренең җыелма отряды кайтты. 180 көн дәвамында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Дагыстан гражданнарының иминлеген сакладылар.

Полиция хезмәткәрләрен туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре каршы алды. Бүлек җитәкчелеге аларга намуслы хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: