Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә кинолог булып эшләүче стажер егет яна торган өйдә калган кешене алып чыккан

Бөгелмәдә полицейский-кинолог булып эшләүче стажер егет янгын вакытында бер кешене коткарган.

4 гыйнварда Бөгелмә районында полицейский-кинолог булып эшләүче стажер Игорь Малыхин Җиңү авылында тәүлеклек дежур торганнан соң, кайтып бара. Шул чакта ул Колхоз урамындагы шәхси йорт тәрәзәсеннән төтен чыкканын күрә. Ул йорт янына бара һәм ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә.

Йорттан куе төтен чыгуы һәм түбәсе януга карамастан, полицейский йортка керә һәм ярдәм көткән ир-атны абайлап ала. Стажер аны ут капкан йорттан чыгара һәм экстрен хезмәтләр чакырта.

Полицейскиның вакытлы һәм профессиональ ярдәме аркасында фаҗига булмый калган. Инде ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: