Бөгелмә авазы

«Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналында машина йөртүче аның юлын “кискән” автоледига зарланды

Кыз, төп юлга чыгу куркынычсызлыгына инанмыйча, парковкадан кузгалып чыккан.

«Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналында машина йөртүче, Совет һәм 14 Шәһит урамнары киселешендә урнашкан медицина үзәге парковкасыннан кузгалып чыгып, аның юлын “кискән” автоледига зарланды.

«Кадерле туташ, Opel автомобиле, дәүләт номеры 614, якынча 17.30-18.00 сәгатьтә. Зинһар, башка бүгенге кебек эшләмәгез. Әгәр төп юлга чыгарга уйлагансыз икән, тизрәк барыгыз, туктап калмагыз. Туктап каласыз икән, башта төп юлдан баручы автомобильне үткәрегез. Зинһар өчен!! Бүген сезнең машинаны бәрелүдән, ә сезне юл-транспорт һәлакәтеннән машинамның тормозлары һәм минем хәлне тиз арада җайлавым коткарып калды. Икенче юлы болай уңай килмәскә мөмкин», – дип язды бөгелмәле телеграм-каналда.

 

Дәүләт автоинспекторлары “Бөгелмә ЮХИДИ” телеграм-каналы булдырдылар: https://t.me/dps_bugulma, анда аноним рәвештә исерек хәлдә руль артына утыру фактлары турында язарга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга кагылышлы башка сораулар бирергә мөмкин.

Барлык хәбәрләр дә тикшереләчәк.

Мөрәҗәгатьләр аноним рәвештә бастырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: