Бөгелмә авазы

Зур партия наркотик республикага кертелми калды

Татарстан наркоконтроле хезмәткәрләре Татарстан чигендә җинаятьчел төркемнең ике кешесен тоткарлады.

Алардан 1500 доза наркотик табып алынган. Әлеге төркем республикага героин ташу белән шөгыльләнә торган булган. Татарстан чигенә кергәндә автомобильне наркополицейскийлар туктата. 29 яшьлек Алабуга егете белән 44 яшьлек казанлы наркотикларны Мәскәүдән Казанга алып кайтып тарата торган булганнар. Ике тоткарланучының да элек закон белән проблемалары булган. Берсе тугыз тапкыр хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта аларга карата җинаять эше кузгатылган. Аларга 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: