Бөгелмә авазы

Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә Конституция буенча электрон тавыш бирү үткәрәчәк

Бу рәвешле тавыш бирүне яңалыкларга әзер булган һәм анны үткәрергә сәләтле өч-дүрт төбәктә генә үткәрәчәкләр.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Россиянең кайбер төбәкләрендә Конституциягә төзәтмәләр буенча электрон тавыш бирү ысулын кертү турында сөйләде.

         Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүне яңалыкларга әзер булган һәм моңа һәм сәләтле өч-дүрт төбәктә генә үткәрәчәкләр.

         Тавыш бирүче гражданнарны, шул исәптән сайлау участокларына килү күрсәткечләре түбән булган яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге һәм шулай ук вирус йоктыру куркынычн киметү әлеге юл белән тавыш бирүнең уңай яклары булып тора.

         Шул ук вакытта сайлау комиссияләре алынган мәгълүматларны тизрәк эшкәртә ала һәм тавыш бирүне оештыруга киткән чыгымнар да кимрәк була.

         Дистанцион тавыш бирүне РФ Президенты Владимир Путин махсус указ белән хуплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: