Бөгелмә авазы

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүе

Татарстан Республикасы территориаль сайлау ко-миссияләренә билгеләнәчәк хәлиткеч тавышка ия булган әгъзалар кандидатуралары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында "Россия Федерациясе гражданнарының сайлауга хокукларына һәм референдумда катнашуга хокукларына төп гарантияләр турында"гы Федераль Законның 26 нчы маддәсе, 6 нчы пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 15 нче маддәсе нигезендә һәм Татарстан Республикасы территориаль сайлау...

Татарстан Республикасы территориаль сайлау ко-миссияләренә билгеләнәчәк хәлиткеч тавышка ия булган әгъзалар кандидатуралары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлауга хокукларына һәм референдумда катнашуга хокукларына төп гарантияләр турында"гы Федераль Законның 26 нчы маддәсе, 6 нчы пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 15 нче маддәсе нигезендә һәм Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренең вәкаләт сроклары төгәлләнүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренең яңа составына хәлиткеч тавышка ия булган әгъзалар билгеләү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә оештырыла торган территориаль сайлау комиссияләренең исемлеге һәм сан ягыннан составы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары белән расланган.
Тәкъдимнәр 2015 елның 19 октябреннән башлап, 17 нояб-ренә кадәр - 30 көн дәвамында кабул ителә.
Документлар түбәндәге адреста урнашкан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр (12дән 13 сәгатькә кадәр - төшке ял) кабул ителә: 420014, Казан, Кремль, 3 нче подъезд. Телефоннар: 8(843) 292-84-33, 292-52-45.
Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең интернет челтәрендәге рәсми сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: