Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә пилмән белән сыйладылар (+ФОТО)

Алдагы җомга көннәрендә халыкны пылау белән сөендерсәләр, кичә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә мөселманнарны тәмле пилмән белән сыйладылар. Хәйрия төшке ашы урамда, 20 градуслы салкында әзерләнде. Аш пешерүчеләр урамда, учакта, аш күпкә тәмлерәк пешәчәк дип, ашханәдә әзерләүдән баш тарттылар. Бөгелмә мөхтәсибәте Үзәк мәчәт пешекчеләренә һәм оештыручыларга хәйрия ашлары үткәрү традициясен дәвам итүләре...

Алдагы җомга көннәрендә халыкны пылау белән сөендерсәләр, кичә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә мөселманнарны тәмле пилмән белән сыйладылар.

Хәйрия төшке ашы урамда, 20 градуслы салкында әзерләнде. Аш пешерүчеләр урамда, учакта, аш күпкә тәмлерәк пешәчәк дип, ашханәдә әзерләүдән баш тарттылар.

Бөгелмә мөхтәсибәте Үзәк мәчәт пешекчеләренә һәм оештыручыларга хәйрия ашлары үткәрү традициясен дәвам итүләре өчен рәхмәт белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: