Бөгелмә авазы

Үзәк банк тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен ОСАГО бәясен киметергә тәкъдим итте

Руль артына яңа ыгна утыручыларның тәҗрибәле йөртүчеләргә караганда күбрәк түләячәге билгеләнгән. Үзәк банк Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисына бәяне машина йөртүчеләрнең стажына һәм яшенә карап дифференцияләргә тәкъдим итә. Бу хакта автомобильләрен иминиятләүчеләргә тараткан проектта күрсәтелгән, дип хәбәр итә "Известия". Проект нигезендә, машинаны яңа йөртә башлаучылар тәҗрибәлеләренә караганда күбрәк түләячәк....

Руль артына яңа ыгна утыручыларның тәҗрибәле йөртүчеләргә караганда күбрәк түләячәге билгеләнгән.

Үзәк банк Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисына бәяне машина йөртүчеләрнең стажына һәм яшенә карап дифференцияләргә тәкъдим итә. Бу хакта автомобильләрен иминиятләүчеләргә тараткан проектта күрсәтелгән, дип хәбәр итә "Известия".

Проект нигезендә, машинаны яңа йөртә башлаучылар тәҗрибәлеләренә караганда күбрәк түләячәк. Мәсәлән, 22-24 яшьлек дүрт елга кадәр стажы булган һәм бер елга кадәрле стажлы 25-29 яшьлек машина йөртүчеләр 16-21 яшькә кадәргеләр кебек үк максималь 1,8 коэффициенты буенча түли.

Йөртүче 49 яшьтән өлкән һәм машина йөртү стажы 14 елдан арткан икән, полис бәясе минималь ставка - 0,66 коэффициенты буенча исәпләнә.

Моннан тыш, Үзәк банк проекты "чикләүләр булмаган" иминият полисы бәясен бер ярым тапкырга арттыруны күзаллый.

Россия автоиминиятчеләре президенты Игорь Юргенс фикеренчә, яшь һәм стаж буенча коэффициентларны билгеләү ОСАГО бәяләрен гадел итә һәм тариф күтәрелүгә китерми. Моңа кадәр яшь һәм стажга карап ташламалар ясалмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: