Бөгелмә авазы

Үзизоляция шартларында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» дип аталган бөтенхалык йортлар санын барлау башланды

Чарада катнашучы һәр гаилә Мактау сертификаты белән бүләкләнәчәк.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Россия Федерациясе төбәкләренең хөкүмәт оешмалары ярдәме белән, СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» дип аталган Бөтенроссия йортларны барлап чыгу акциясен гамәлгә куя.

Оештыручылар: «Россиянең һәр йорты – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты, анда мәхәббәт, үзара аңлашу һәм якыннарының бер-берсе турында кайгыртуы хакимлек итә, СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ аша хисләр белән уртаклашасы киләчәк», – дип ышана.

1–20 июльдә www.СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ сайтына керегез, “Мәхәббәттә аңлашу” формасын тутырыгыз. Гаилә бәхетле мизгелләрен фотога төшерегез һәм бу көннәрдә илнең иң популяр мәйданчыгында - Россия Федерациясендә мәхәббәт һәм СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ турында бөтенроссиядә танылган ресурста үз котлавыгызны бастырыгыз.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты” чарасында катнашкан һәркем мактау билгесе – “Үрнәк гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты”  сертификаты белән бүләкләнәчәк. Аны бастырып алырга, рамга куярга, бу өйдә мәхәббәт хөкем сөрүен дәлилләп, барлык кешеләргә һәм кунакларга  күрсәтергә дә мөмкин булачак.

Әлегә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үз-үзеңне изоляцияләү шартларында гаилә климатын яхшырту өстендә баш ватканда – россиялеләр бәйрәм итә генә!

Чөнки моның өчен бездә барысы да күптәннән бар.:

  • православие динендәге изге Петр һәм Февронья Муромскийлар хөрмәтенә барлыкка килгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне;
  • дөньяда бердәнбер булган СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ ресурсы;
  • бер-берсен яраткан дус, якты, матур гаиләләр, бу көннәрдә СТЕНАПРИЗНАНИЯ.РФдә үз фотоларын һәм рәхмәт сүзләрен бастырып, елмаюларын һәм хисләрен барлык кешеләр белән уртаклашырга тели..

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» – бөтенхалык  йорт-гаиләләр барлау акөиясе ачык дип игълан ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: