Бөгелмә авазы

Зиннәтулла Билалетдинов: "Уен алдыннан куелган планны үтәдек"

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - СКА (Санкт-Петербург) - 3:2 (1:0, 0:1, 2:1).

Голлар: 1:0 Обухов (Свитов, Захарчук, 15:04), 1:1 Поникаровский (Ковальчук, Зубарев, 39:37), 2:1 Варнаков (Захарчук, Глухов, 40:21), 3:1 Малыхин (Варнаков, Глухов, 46:04), 3:2 Калинин (Бурдасов, Ковальчук, 55:38).
Капкачылар: Гарипов - Коскинен.
Чираттагы уенны "Ак Барс" үз бозында 26 ноябрьдә - Мәскәүнең "Спартак" командасына каршы уздыра.

- Уен яхшы булды, ике команда да нәтиҗә өчен көрәште, - диде Зиннәтулла Билалетдинов. - Уен алдыннан куелган планны үтәдек. Бу үз нәтиҗәсен бирде. Әлегә барысы да уңай фикерләр генә уята. Уилсонның уенын ничек бәялимме? Әлегә ул әзер түгел. Чөнки күп вакыт уйнамады, тәҗрибәсен югалтты.
- Дялога һәм Шёгрен кайчанга кадәр уйный алмаячак?
- Дялога, белүемчә, өч ай уйный алмый. Ә Шёгрен хакында әлегә берни әйтә алмыйм. Сихәтләнсен өчен аңа вакыт бирәбез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: