Бөгелмә авазы

Зиннәтулла Билалетдинов: "Нәтиҗә өчен уйнадык"

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы елның соңгы матчын җиңү белән төгәлләде - үз бозында Хабаровскиның "Амур" командасын отты - 1:0.

Әлеге уенда "Ак Барс" капкасын Казанга кабат әйләнеп кайтканнан соң беренче тапкыр Станислав Галимов саклады. Ә бердәнбер алканы сакчы Степан Захарчук беренче период азагында кертте.

- Уен җиңел булмады, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Көндәш команда яхшы каршылык күрсәтте. Без нәтиҗә өчен уйнадык, көндәшләр капкасын алдында күп мөмкинлекләр тудыра алдык. Дөрес, бер генә мәртәбә уңышка ирешеп булды. Ләкин анысы да җиңү бүләк итте.

- Станислав Галимовның уенын ничек бәялисез?

-Карарбыз. Бу аның беренче матчы иде. Алда уеннар күп әле. Күз күрер.

"Ак Барс" (Казань) - "Амур" (Хабаровск). 1:0 (1:0, 0:0, 0:0). Гол: Захарчук (Глухов, 18.46)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: