Зиннәтулла Билалетдинов: "Әлеге уен мөмкинлекләребез барлыгын исбатлады"
"Ак Барс" хоккейчылары клубның 60 еллыгын бәйрәм иткән көнне үз бозында Магнитогорскиның "Металлург" командасына оттырды - 0:1.
Әлеге җиңелү "Ак Барс"ның рәттән бишенче уңышсыз уены булды. Шунысын да әйтергә кирәк: 60 еллык юбилей уңаеннан казанлылар әлеге матчка ретро-формадан чыкты, уен алдыннан ветеран хоккейчылар тәбрикләнде, хәтта матч төгәлләнгәч бәйрәм хөрмәтенә салют та оештырылган иде. Хоккейчылар гына җиңү бүләк итә алмады.
- Егетләргә үпкә белдерә алмыйм. Бирелеп уйнадылар, бик яхшы уен булды, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Кызганычка каршы, гол кертә алмадык. Тулаем алганда команда яхшы уйнады. Тамашачыларга да рәхмәтем зур - кирәк вакытта көч бирәләр, трибуналар тулган иде.
- Биш уенда рәттән җиңелүне ничек бәялисез? Командада нинди микроклимат хөкем сөрә?
- Микроклимат - эшлекле. Әйе, уңышсыз уеннар булды. Әмма бүгенге уен безнең мөмкинлекләр булуын күрсәтте. Һәр уенга җитди әзерләнергә һәм, әлбәттә, гол кертергә кирәк.
- Плей-оффта төп капкачының кем булачагын ачыкладыгызмы әле?
- Вакыт бар әле. Эмиль бүген начар уйнамады. Карарбыз.
КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Металлург" (Магнитогорск). 0:1 (0:1, 0:0, 0:0). Гол: Вольски, 18:27.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.6600
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.7600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:07101 яшьлек бөгелмәлене котладылар Александра Никифоровна «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.5400
-
21 гыйнвар 2021 - 13:41ТР ЗАГС идарәсе: Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында алда бара Республикада Идел буенда төбәгендә 1000 кешегә иң аз үлү теркәлүе.3600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килдеЛенар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.10100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.16800
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.10100
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.9900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:33Бөгелмәдә җылылык буенча исәп-хисап ясауга карата шикаятьләрне адреслы тикшерүгә керештеләр 2020 елның декабрь аенда Бөгелмәнең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр түләүләр алган, аларда җылылык өчен суммалар ноябрь ае белән чагыштырганда күбрәк булган.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 14:03Бер көн эчендә Бөгелмәдә берьюлы ике янгын булды Элемтә пунктына мунча һәм шәхси йорт януы турында ике хәбәр килде.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика