Бөгелмә авазы

Зиннәтулла Билалетдинов: "Җиңел булмады: өйрәтелгән команда каршы торды"

КХЛның даими чемпионатында Казанның "Ак Барс" командасы Хельсинкиның "Йокерит" хоккейчыларыннан өстен чыкты. Уен башында командалар шактый озак исәпне ача алмыйча йөрсә дә, матч шактый зур исәп аермасы белән төгәлләнде - 4:1. Шулай итеп, "Ак Барс" 1 декабрьдә Хельсинкида җиңелгән өчен (1:2) үч алды.


5 декабрьдә "Ак Барс" үз бозында Риганың "Динамо" командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Йокерит" (Хельсинки) - 4:1 (1:0, 2:1, 1:0). Голлар: 1:0 Свитов (Архипов, 18:30), 1:1 Козун (Йоэнсуу, 21:04), 2:1 Яруллин (Рылов, 29:10, күплектә), 3:1 Свитов (Токранов, 33:45. азчылыкта)
4:1 Варнаков (Азеведо, 57:37,буш капкага).
Капкачылар: Гарипов - Карлссон.
- Җиңел булмады, - диде уеннан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Көчле һәм өйрәтелгән командага каршы уйнадык. Бәхеткә күрә, вакытында гол кертә алдык. Мин бик канәгать. Шулай да башкарасы эшләр җитәрлек әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: