Бөгелмә авазы

Жеводэн җанвары

Аны йөзләрчә аучы да камауга алып тоталмаган. Жеводэн - ул борынгы француз графлыгы, хәзер Лозер департаментына карый. Король Людовик ХV идарә иткән чорда, 1764 елның җәендә, шушы җирләрдәге көтүлекләрнең берсендә маллар көткән кызга бик куркыныч җанвар һөҗүм итә. Кыз көтүдәге маллар арасына кереп качып кына котылып кала ала. Авылга кайткач,...

 

Аны йөзләрчә аучы да камауга алып тоталмаган.

Жеводэн - ул борынгы француз графлыгы, хәзер Лозер департаментына карый. Король Людовик ХV идарә иткән чорда, 1764 елның җәендә, шушы җирләрдәге көтүлекләрнең берсендә маллар көткән кызга бик куркыныч җанвар һөҗүм итә. Кыз көтүдәге маллар арасына кереп качып кына котылып кала ала. Авылга кайткач, ул әлеге җанварның бүрегә охшаганлыгын, ләкин уртача бозаудан да зуррак булуын, җирән йонлы, зур башлы, озын тырнаклы һәм юан койрыклы җан иясе икәнлеген сөйләп бирә.


Әлеге хәлдән соңгы айларда графлыкның басу-кырларында, юлларында бер-бер артлы тугыз кешенең өзгәләнгән гәүдәсе табыла. Фаҗига булган урыннарда калган эзләрдән күренүенчә, бу бахыр кешеләр барысы да бер ерткыч хайван корбаны булган. Бу хәлләрдән соң авылларда яшәүче халыкның коты оча, паника башлана. Чара күрү максатында хәрби губернатор әлеге җанварны тотар өчен җәяүле һәм атлы солдатлардан торган махсус отряд җибәрә. Ләкин хәйләкәр "бүре" аларның камап алуыннан чыгып ычкына һәм шундагы Маргерид елгасы тугаендагы агачлыклар эченә кереп кача.

Озакламый ул тагын биш кешене өзгәләп ташлый. Корбаннар саны арта барган саен шуннан якындагы Менда шәһәре епискобы әлеге хәлләрдән оста файдаланырга тырыша, кешеләрнең әхлакы бозылганлыгы өчен ул бәлане Ходай тарафыннан җибәрелгән иблис эше дип аңлата. Ничек кенә булмасын, кешеләргә һөҗүм итүләр тукталмый һәм бу хактагы хәбәрләр озакламый Парижга барып ирешә. Франция хөкүмәте әлеге куркыныч җанварны үтергән кешегә 10 мең ливр вәгъдә итә, ә бу ул вакытта бик зур сумма була (1 монета ливр 7,7 грамм көмешкә тиң). Корольнең шәхси фәрманына ярашлы, "генераль сунар" 1765 елның 7 февраленә билгеләнә. Анда катнашу өчен Жеводэнга дистә меңләп аучы җыела, ләкин җанвар… әлеге камаудан да исән-имин чыгып кача!

Зур казык тешле бу җанвардан котылу өчен властьлар нинди генә чаралар күреп карамый! Җәнлекне камап алып юк итү операцияләренең барысына да король сагы начальнигы Антуан де Ботерн җитәкчелек итә. Берзаман ул әлеге "бүре" нык котырынган территориянең нәкъ уртасында бер дворян гаиләсе - Жан Шастель үзенең өлкән яшьтәге ике улы белән яшәве турында белеп кала. Бу гаилә турында таралган имеш-мимешләргә ярашлы, имеш, Жанның кече улы бик озак Африкада яшәп кайткан һәм анда кыргый хайваннарны кулга ияләштерү һәм төрле трюклар ясарга өйрәтү осталыгына өйрәнгән. Ул бик караңгы чырайлы, астыртын кеше була һәм йортын да кеше аягы сирәк баскан Мон-Мушэ тавында төзеткән, шунда бик усал этләр өере асраган. Жеводэн өрәге Жанның кече малае махсус өйрәткән шундый бер эттер, дип уйлап, күрәсең, де Ботерн Шастельләрнең өчесен дә кулга алырга боера. Ләкин өч арестант та крепость төрмәсендә утырган чакта теге җанвар кешеләргә һөҗүмен дәвам итә...

Аптырагач-йөдәгәч, дигәндәй, шуннан соң хәйләкәр сак начальнигы эре генә бер бүрене атып ала да корольгә бурыч үтәлүе турында рапорт бирергә Парижга кайтып китә. Аның хәйләсе барып чыга, чөнки монархның да, аның янындагы иркә баладай вельможаларның да гомер эчендә бер бүре дә күргәннәре булмаганлыктан, аңа ышаналар һәм сак начальнигы 10 мең ливрлы премиягә ия була...

Шулай вакыт үтә тора, җанвар өзгәләгән корбаннар саны инде дистәләр белән исәпләнә. Бервакыт бу вакыйгалар һич көтелмәгәнчә тәмамлана. Төрмәдән чыгарылган Шастель­ләрнең әтиләре Жан 1767 елның җәйге бер көнендә маркиз д, Апшьерга мөрәҗәгать итә. Әлеге маркиз нәкъ шул вакытта Жеводэн җанварына чираттагы ауны игълан иткән була. "Мин безнең нәселгә төшкән шикне бетерәсем килә, шуңа мин сезгә сунарда ярдәм итәргә һәм ул "бүре"не үзем атып үтерергә телим," - дип белдерә ул. Маркиз риза була.

Жан Шастельнең киңәше буенча 300 аучы Мон-Мушэ тавы тирәсен камап ала. Боҗра кечерәйгәннән-кечерәя барганда бервакыт теге ерткыч нәкъ Жанның каршысына килеп чыга. Ату тавышы яңгырый һәм җанвар гөрселдәп җиргә ава...

Ул, әлбәттә, бүре булмый, аны кем-нәрсә дип тә әйтергә белмиләр. Җанвар зур казык тешле, киң яңаклы җан иясе була, җирән йоннары кара тимгелләр белән чуарланган. Кече Шастельнең Африкадан нинди җанвар алып кайтканлыгы, шулай итеп, билгесез булып кала...

Данис Дәүләтханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: