Бөгелмә авазы

Жанна Фрискеның ире аның иптәш кызы белән роман куерта икән

Бу хакта "Комсомольская правда" газетына биргән интервьюда Жаннаның әтисе әйткән.

Биш ай элек рактан үлгән җырчының улы Платонны хәзерге вакытта Жаннаның якын иптәш кызы косметолог Оксана Степанова тәрбияли икән. Дмитрий Шепелев Фрискеның әти-әнисенә оныклары белән очрашуга каршы, ди. Владимир Фриске әйтүенчә, Оксана хәзер Шепелев йортыннан киткәне дә юк, шуңа да алар кызларының элеккеге ире белән мөнәсәбәтләре дусларча гына булуына ышанмый, сере тирәндәрәк, дигән фикердә. Соңгы тапкыр Платон белән очрашырга килгәч тә үзләрен генә калдырмаганнар, няня һәм сакчылар гел кырыйларында булган. Шуңа бәйле хәзер Владимир Фрискеның йөрәге авыртып хастаханәгә эләккән, хатынының эмоциональ хәләте начар, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: