Бөгелмә авазы

Жанна Фрискега җыйган акчалар юкка чыккан

"Русфонд" хәйрия фонды белдергәнчә, Жанна Фрискены дәвалар өчен җыйган акчалар урланган.

2014 елда алар җырчы белән килешү төзегән булган, хәйриячеләр тарафыннан 25 млн сум акча җыелган. Туганнары Жаннаны дәваларга киткән 4 млн турында отчет биргән. Ә менә җырчы үлгәннән соң 20 млн сум акча каядыр юкка чыккан. Бу хакта белешмә юк. Фонд әйтүе буеча, ул акчалар ниндидер өченче затның исәп-хисап счетына күчерелгән. Шуңа да "Русфонд" Тикшерү комитетына җинаять эше кузгатуларын сорап, гариза җибәргән.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: