Бөгелмә авазы

Үзенең җирен үзе сатып алган

63 яшьлек бер ир бушлай белдерүләр сайтына җир участогы сатуы турында белдерү урнаштыра.


Сатып алучы тиз табыла. Ул шалтыратып, кирәкле сумманы түләргә әзер булуын һәм хәзер үк алдан түләү кертәчәген әйтә. Сатучы аңа пластик картасының реквизитларын җиткерә. Әмма картага 10000 сум күчәсе урынга картадан 10000 сум юкка чыга. Ул гына да түгел, билгесез кырыгалдар мәхлук ирнең тагын ике картасыннан да акчаларын ала. Чаллы кешесенә җәмгысе 16400 сум зыян килә. Хәзер мошенникны эзлиләр. Полиция кисәтеп тора: бервакытта да билгесез кешеләргә картагызның реквизитларын хәбәр итмәгез, шулай ук телефонга килгән кодларны да әйтмәгез. Банкомат янына килеп, мошенниклар биргән мәгълүматларны кертергә дә ярамый! Дебет картасы булса - хәләл акчаларыгыздан колак кагачаксыз, кредит картасы булса - түләп бетермәслек кредитка чумачаксыз! Игътибарлы һәм уяу булыгыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: