Бөгелмә авазы

Үзенә кул салган 17 яшьлек Әлмәт кызы үлем алды видеосы калдырган: «Мин моны үз ихтыярым белән эшлим»

Әлмәттә яшәүче 17 яшьлек кызның үлеме Татарстан халкын гына түгел, ә башка төбәктә яшәүчеләрне дә тетрәндерде.

Вафаты алдыннан кыз видео яздырган. Ул бу хәлдә беркемне дә гаепләмәскә куша һәм дөньядан үз теләге белән китүен әйтә. Моны алдан сизәргә, булдырмый калырга мөмкин идеме? Бу сорауларга эксперт-психологлар җавап бирде.

“Мин чыннан да барыгызны да бик яратам! Сез миңа бик кадерле! Минем өчен эшләгән һәр эшегез өчен бик рәхмәтлемен. Мин моны эшләргә куркам, чөнки нәтиҗәсенә ышанып бетмим. Үләчәгем төгәл билгеле түгел”, - дигән ул вафаты алдыннан төшергән видеомөрәҗәгатендә.

Кыз, күз яшьләрен чак тыеп, дус кызларына мөрәҗәгать итә, үзе турында исләренә төшереп торачак бар нәрсәне дә юкка чыгаруларын сорый. Мәсәлән, блокнотларын һәм дәфтәрләрен яндырырга куша. Әмма укучы кыз әлеге коточкыч адымга аны беркемнең дә этәрмәвен әйтә.

“Мин әти-әнием, туганнарым, мәктәптәге дусларым һәм укытучылар тарафыннан бернинди дә басым тоймадым. Мин моны үз ихтыярым белән эшлим”, - дигән укучы кыз.


Фаҗига 25 сентябрьдә Әлмәттә була. Кызны үзе яшәгән күп катлы йорт янында җирдә яткан хәлдә табалар. Табиблар кулларыннан килгәннең барын да эшләгән, тик алган яраларыннан кыз шул ук көнне реанимациядә вафат булган.

“Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстанның Тикшерү комитеты үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү буенча җинаять эше ачкан.

Һәлак булган кызның якыннары һәм дуслары нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарта. Алар әлеге хәлдән һаман да шок кичерә һәм кызның ни өчен мондый адымга баруын аңлый алмый.

Чып-чын суицид

Экспертлар әйтүенчә, суицидлар берничә төрле була. Укучы кызның үлем алдыннан төшергән видеосын караганнан соң, психолог моның чын суицид булуын әйтте.

“Кыз әзерләнгән – телефонын, компьютерын чистарткан, барысы белән дә хушлашкан, үзенең әйберләрен тараткан”, - диде балалар ышаныч телефоны линиясе җитәкчесе Ирэн Боброва.


Эксперт сүзләренчә, видео яздырган вакытта кызның үз-үзен тотышы психологик проблемалары булуын сөйли.

“Видео яздырган вакытта кызның кәефе гел үзгәреп тора, кайбер мизгелләрдә хәтта истерика халәте дә күренә. Нәкъ шушы кәефе үзгәрүләр – уй-фикерләр берсеннән икенчесенә күчүе, фикерләүнең эзлекле булмавы эчке киеренкелек турында сөйли”, - дип аңлатты психолог.

Эксперт сүзләренчә, чын суицид башкарган кешеләрнең үз-үзләрен тотышы үзгәрә. Башкача әйткәндә, әгәр яшүсмер үз-үзенә кул салырга әзерләнә икән, моны сизәргә була.

“Китәр алдыннан яшүсмер элек үзенә хас булмаган әйберләр эшли башлый. Мәсәлән, элек беркайчан да җыештырмаган өстәлендә көтмәгәндә генә тәртип урнаштырып куя. Яки гадәттәгегә караганда үзен тынычрак тота, элекке үпкәләре өчен кичерү сорый, элегрәк гафу үтенмәвен дә әйтә. Яисә дусларына истәлек итеп үзенең әйберләрен бирә башлый. Мондый мизгелләрдә дус-туганнары яшүсмерләрнең кәефендә һәм үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрнең ни белән бәйле булуы турында уйланырга кирәк”, - диде Ирэн Боброва.


Әлбәттә, психологлар әйтүенчә, яшүсмер чорда яшәү һәм үлем темасына уйланалар, әмма бу ничек уйлауга карый.

“Бу кызга килгәндә, ул бу үлемне кабул итеп бетерми бугай. Әмма китәсе килә һәм инвалид калудан курка. Бер яктан ул тормышка эләгеп калырга да тели, әмма ниндидер эчке борчылулар аны бу адымга мәҗбүр иткән бит”, - ди Ирэн Боброва.


Әгәр дә сезгә якын булган яшүсмер үзен гадәттәгечә тотмый икән, психолог аңа сорау бирергә киңәш итә. “Нәрсә булды? Сиңа минем ярдәм кирәкме?” дип сорарга кирәк. Бу җитәрлек булырга мөмкин, ә җаваптан кача икән, бу да бер билге.

Үз балаңны ничек сакларга?

Психолог Татьяна Сачкова сүзләренчә, әти-әниләр үз балаларының тәртибендәге сәерлекләрне сизә. Ә кайвакытта фаҗига буласын бернәрсә дә сиздерми. Мәсәлән, Әлмәттә булган шушы фаҗигане мисалга китерергә була.

“Суицидаль тәртип дигән механизм еш кына балага кече яшьтән үк салына. Билгеле бер мизгел җиткәч, бу механизм эшли башлый. Ә калган барлык тышкы факторлар, мәсәлән баланың тирә-ягындагы кешеләр, үз-үзеңә кул салуны пропагандалаучы төркемнәр этәргеч булып тора”, - диде Татьяна Сачкова.

Психолог сүзләренчә, бүген социаль челтәрләрдә үлем төркемнәре саны кисәк артты. Аларның төп бурычы – яшүсмерләр арасында суицидны пропагандалау. Кагыйдә буларак, мондый төркемнәрдә балаларны матур һәм җиңел итеп дөньядан китәргә өндиләр.

“Балаларның һәм яшүсмерләрнең тотрыксыз психикасы, артык хислелек, тиз рәнҗи торган булулары, вак-төяккә зур игътибар бирү бу өндәмәләргә реакция белдерергә мәҗбүр итә”, - диде Сачкова.


Психолог ата-аналарга балаларына карата игътибарлырак булырга, социаль челтәрләрдә аларның нинди төркемнәрдә утыруын күзәтергә куша. Баланың берьюлы берничә шәхси сәхифәсе булырга мөмкин. Кайвакытта алардагы мәгълүматлар бөтенләй капма-каршы була ала. Яшүсмерләрнең Интернетта нинди язмаларны, нинди темаларны укуына һичшиксез игътибар итәргә кирәк.

“Без, әти-әниләр вакыт булмауны, аруны сылтау итеп, баланы үз-үзе белән ялгыз калдырабыз. Бу дөрес түгел. Кече яшьтән үк аның өчен дус, партнер булу мөһим. Аңа тормыш кыйммәтләрен аңлатырга, үз-үзен кайгыртырга өйрәтергә һәм тискәре факторлардан сакларга кирәк. Үз балаң белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклау мөһим. Бигрәк тә яшүсмер чорда, бу бала тәрбияләүдәге иң катлаулы чор булып санала”, - дип киңәш итте Татьяна Сачкова.


Моннан тыш, Сачкова сүзләренчә, төрле гаджетлар һәм компьютер уеннары да балага тәэсир итә. Алар виртуаль дөньяга чума һәм чынбарлыктан читләшә. Балалар тормышны башкача кабул итә – ике тапкыр яшәү мөмкин түгел икәнен алар аңламый.

“Без барыбыз да үзебезнең яшүсмер вакыты хәтерли. Юк кына әйберләр өчен күпме үпкәләгән булды? Ничә мәртәбә үз эчебезгә бикләндек? Әгәр үз-үзеңдә бераз “актарынсаң” яшүсмер чорда үлемнең башка төрле кабул ителгәнен искә төшерергә була. Үлем турындагы уй “Менә үлсәм, үзегезнең хаксыз булмаганыгызны аңларсыз әле” дигән фикер белән бәйләнә”, - дип үз фикерен әйтте психолог.

Булдырмый калырга мөмкинме?

Яшүсмерләрдә депрессияне иртә ачыклау һәм профилактика, үз вакытында ярдәм итү һәм дәвалау – балаларны үз-үзләренә кул салудан коткаруның нигезе.

Татьяна Сачкова сүзләренчә, баланың суицид турында уйлавын сизеп алу җиңел. Бала куркынган була, үз эченә бикләнә, агрессия билгеләрен, тормышка карата апатия күрсәтә.

    “Мондый вакытта бала белән сөйләшү зарур, әмма моны сак кына һәм бәйләнмичә генә эшләргә кирәк. Бала сезнең ярдәмне һәм аңлауны тойсын. Мондый тәртипнең сәбәпләре мәктәптә дуслары белән мөнәсәбәткә, үзенең тышкы кыяфәтен кабул итмәүгә, җавапсыз мәхәббәткә һәм башка бик күп әйберләргә бәйле булырга мөмкин”, - диде Татьяна Сачкова.


Еш кына үз проблемалары белән бергә-бер калган яшүсмерләр тирә-яктагы кешеләрдән аңлау, ярдәм тапмый. Балада борчылу һәм бушлык хисе тоясыз икән, аның белән сөйләшә башлау мөһим.

Россия территориясендә балалар өчен бердәм ышаныч телефоны эшли. Аның номеры 8-800-2000-122. Белгечләр балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә экстрен психологик ярдәм күрсәтә. Теләсә нинди сорау белән шалтыратырга була: яшьтәшләр белән конфликтлар, уку белән бәйле проблемалар, кырыс мөнәсәбәтләр. Шалтырату бушлай, сөйләшү аноним шартларда уза.

Интертат

Фото: Социаль челтәрләр, pixabay.com

Гөлнара ӘҮХӘДИЕВА, sntat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: