Бөгелмә авазы

Үзегез үрнәк күрсәтегез!

Узган якшәмбедә көндезге уникенче ун минутта Кече Бөгелмә авылының Чапаев урамында "Лада-Гранта" машинасы белән идарә итүче 1985 елгы ир-егет каршы юл полосасына чыгып ава. Машина йөртүче үзе дә, аның 6 яшьлек пассажиры да Бөгелмә хастаханәсенә эләгәләр. Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина юл хәрәкәтендә катнашучыларның уяу булуын...

Узган якшәмбедә көндезге уникенче ун минутта Кече Бөгелмә авылының Чапаев урамында "Лада-Гранта" машинасы белән идарә итүче
1985 елгы ир-егет каршы юл полосасына чыгып ава. Машина йөртүче үзе дә, аның 6 яшьлек пассажиры да Бөгелмә хастаханәсенә эләгәләр.
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина юл хәрәкәтендә катнашучыларның уяу булуын сорый.
Әгәр сез бала белән юлга чыгасыз икән, беренче чиратта, аның иминлеген кайгыртыгыз: тиешле үлчәмдәге җайланма-кәнәфигә утыртыгыз, аның ныклап беркетелгәнме икәнлеген тикшерегез, үзегез дә куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз. Бу балага үрнәк күрсәтү өчен дә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: