Бу хәл Түбән Новгородның Горький Автомобиль Заводында килеп чыга. Көнләшүдән саташкан ир-ат хатыны һәм балалары турында уйламыйча хезмәттәшенә пычак белән ташлана. Аңа комачауларга тырышкан автозавод хезмәткәрләре дә яралана һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче алар җан бирә.
Җинаять урынына полиция хезмәткәрләре килгәнче ир-ат өч кешене үтерә, тагын икесен яралый. Ул каршылык күрсәтергә тырышуга карамастан, яралана һәм тоткарлана. Үлгән һәм зыян күрүче хезмәткәрләрнең гаиләләренә завод җитәкчелеге матди ярдәм күрсәтәчәк.
almet-rt.ru