Бөгелмә авазы

Үз эшләрен – грантка

Бөгелмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына проектлар презентациясендә үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Бәйге кысаларында, муниципаль мәдәният учреждениеләре иҗат һәм сәнгать коллективлары проектларына ярдәм йөзеннән, 17 - 26 сентябрь көннәрендә проект авторлары һәм иҗат төркеме вәкилләре тарафыннан халык алдында чыгыш ясау (презентация) планлаштырыла. Эшләрне яклау телдән...

Бөгелмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына проектлар презентациясендә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.
Бәйге кысаларында, муниципаль мәдәният учреждениеләре иҗат һәм сәнгать коллективлары проектларына ярдәм йөзеннән, 17 - 26 сентябрь көннәрендә проект авторлары һәм иҗат төркеме вәкилләре тарафыннан халык алдында чыгыш ясау (презентация) планлаштырыла.
Эшләрне яклау телдән үткәрелә, проект фрагментларын Microsoft Office PowerPoint-2007 программасы буенча демонстрацияләү - мәҗбүри. Чыгыш вакыты
5 минуттан да артмаска тиеш.
Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (420111, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорты, 2 нче кат, 201 нче кабинет) узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: