Бөгелмә авазы

Юлларыгыз имин булсын!

Узган ике көндә генә дә Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт вакыйгасында куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнгә күрә өч кешенең гомере өзелде. Алар кюветка капланып килеп төшкән автомобиль салоныннан очып чыгып һәлак булганнар.

Агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда 31 юл-транспорт вакыйгасында салонда булганнар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. Нәтиҗәдә,
8 кеше һәлак булган, 31 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Шуны искәртәсе килә: тикшеренүләрдән күренгәнчә, каешларны эләктергән автомашина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажирның авария булганда травма алу ихтималлыгы - 50, ә арткы утыргычтагы пассажирлар өчен 25 процентка кими.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра. Машина белән идарә иткәндә хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, алдан уйланмаган маневрлар ясамаска, һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә, 12 яшькә
кадәрге балаларны креслоларда йөртергә
киңәш ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: