Бөгелмә авазы

Юлларны тәртиптә тоту

20 октябрь көнне "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Беренче чиратта, кар яву сәбәпле, шәһәр һәм район юлларындагы вәзгыятькә зур әһәмият бирелде. Шәһәр урамнарындагы юлларны тәртиптә тоту эше "Дорремстрой" җәмгыятенә /җитәкчесе - Ильяс Бакиров/ йөкләнгән. Тиешле техника һәм эшчеләр белән тәэмин ителгән оешма...

20 октябрь көнне "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Беренче чиратта, кар яву сәбәпле, шәһәр һәм район юлларындагы вәзгыятькә зур әһәмият бирелде. Шәһәр урамнарындагы юлларны тәртиптә тоту эше "Дорремстрой" җәмгыятенә /җитәкчесе - Ильяс Бакиров/ йөкләнгән. Тиешле техника һәм эшчеләр белән тәэмин ителгән оешма юлларны чистарту эшенә керешкән. Шул ук вакытта үзәк урамнарны тәртиптә тоту, сибү өчен махсус реагентлар кирәк икән. Тиз арада әлеге мәсьәләне хәл итү бурычы җаваплы зат Михаил Конковка йөкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: