Бөгелмә авазы

ЮЛЛАРДАГЫ БАШБАШТАКЛЫК

Түмгәктән түндәккә сикерә-сикерә барасың да бер чокырга – бух!.. Бөгелмә юллары кемне “тирләтә”?

Юл читләрен салынган. Юл ярыкларына тулган туфрактан тузан өермәсе, ара-тирә чокыр-чакырлы, ә кайбер урыннарда асфальт дигән нәрсә бөтенләй юк – җирле халык Бөгелмә юлларын шулай тасвирлый.  

БАРЫСЫ ДА ЗАРЛАНА

         Җәяүлеләрнең, шоферларның сөйләшүләренә колак салсаң, шәһәр урамнары – бик сәер күренеш ул. Юллар бар да сыман үзе, шул ук вакытта юк та алар. Бөгелмәлеләр әйтүенә караганда, кайбер урыннарда юл картасы миналы кырны хәтерләтә: автомобилеңә зыян салмый гына узып китәрмен димә.   

Рульдә 20 еллап инде мин. Юлларыбыз коточкыч хәлдә димәс идем. Гомумән алганда, начар диярлек түгел,шулай да чокыр өстендә чокыр булган урыннар бар, – ди машина йөртүче Илфат Астахов. – Кайвакытта үзеңне шәһәр юллары буйлап барган җирдән барысы да онытып, ташландык хәлгә килгән авыл урамына килеп эләккән кебек хис итәсең. Шул урынны узып китсәң, менә дигән асфальт түшәлгән шәһәр урамы башлана. Менә йөрисең инде шуннан, машинага зыян китерми генә, ничек узып китим микән дип..  

ЙӨЗ КАТ УЙЛА – БЕР КАТ ЙӨР 

Таксист Алексей Смирнов үзенең машинасын “туйдыручы” дип атый. Аны кат-кат ремонтлап торасы килми, шуңа күрә дә заказларга барганда. Бары тик үз “тормыш навигаторы”на гына таяна

– Заказлар шәһәрнең төрле районнынан була бит. Үзәк урамнардан зарланырлык түгел, күбрәк яхшы анда. Ә менә кайбер ишегалларында – ни дип әйтмәле дә түгел, бигрәк тә – сезонына карап! Коточкыч, – дип, үз күзтүләреннән чыгып, фикерен белдерә Алексей. Кайвакыт карыйсың, юлны ясап куйганнар кебек үзе. Юк инде – бераз баруга, урта бер җирдә тукталып, “галәмәт утравы”калдырганнар булып чыга. Мисал өчен, Матросов урамында бар шундый урын. Чып-чын халтура. Җиренә җиткереп эшләп чыгар өчен акча җитмәгән, янәсе. Ә акча табылганда, моңа кадәр ясап куйганнары җимерелеп бетеп килә торган була. Таксида эшләү елларымда мин үзем өчен шәһәрдәге “үле юллар” картасын төзедем инде, андый районнардан заказлар алмаска тырышам. Дөрес, моннан берничә еллар элек хәлләр тагын да начаррак иде. Хәзер барыбер ару инде, асфальт җәяләр, тик, нигәдер аның бер өлеше язгы кар сулары белән бергә “эреп ага”, шуңа күрә “туйдыручымны” андый җирләрдә җәфалыйсым килми. Заказда югалткан берничә сум ремонтка тотыласы меңнәрне янга калдырырга мөмкинлек бирә.    

“РУС РУЛЕТКАСЫ”НЫҢ БӨГЕЛМӘ ВАРИАНТЫ

Машиналар “лавировали, лавировали, да не вылавировали” – рус телендәге шундый тизәйткечне транспорт хуҗалары, автомастерскойларда эшләүчеләр, тормыш чынбарлыгына туры китереп, күптән әнә шулай дип әйтә. Автомеханиклар көзнең автомобиль ияләре өчен үзгә бер чор икәненә инанган инде. Юлларның бер өлеше үтеп йөреп булмаслык хәлгә килә, кайбер урамнарда йөрү тормыш өчен дә куркынычка әверелә, акча янчыгын да  бушатырга сәләтле. Рульне никадәр боргалама, чокырлар барыбер табыла. Бик күпләргә автосервиска керергә туры килә.    

– Юлларның начарлыгыннан автомобилҗләр нык зыян күрә, бигрәк тә – тәгәрмәчләр. Дисклар бөгелә, ватылып та чыга, покрышкалар яраксыз хәлгә килү очраклары да юк түгел, – ди Бөгелмә автосервисы механигы Ренат. – Машина йөртү механизмының шарлы терәкләре, руль очлыгы, автомобиль   терәге, подшипниклар еш ватыла. Ремонт бәясе машинаның маркасына һәм зыянның ни дәрәҗәдә булуына бәйле. Ике мең сумнан дда арзангарак төшү – сирәк күренеш, еш кына берничә дистә мең чыгарып салырга да туры килә.   

Кайчакта төзексезлекне эретеп ябыштыру, төзәтү белән генә бетереп булмый, яңа диск алырга да туры килә. Ренат әйтүенчә, фирма дискы ун-егерме меңгә төшә. Шуның белән бетте дигән сүз түгел, тагын да катырак зыян күрү очраклары була. Кайбер элементларны яңага алыштыруларны да кушып санаганда, ремонтның бер генә түгел, берничә йөз меңгә төшкән очраклары була икән. Һәм мондый очраклар күбрәк яз-көз айларында – эрегән кар я яңгыр суларыннан җыелган күлдәвекләр юл өслеген, андагы чокырларны  каплаган вакытта күзәтелә.     

ЧОКЫРНЫҢ СТАНДАРТЛАРЫ ТУРЫНДА

Закон нигезендә, юлларда чокырлар булу инкарь ителми анысы, тик анда ул чокырларның зурлыгы һәм тирәнлеге билгеле бер үлчәмнән артмаска тиеш. Моннан берничә ел элек әлеге сорауга ачыклык кертә торган дәүләт стандартлары яңартылды. 

“Автомобиль юллары һәм урамнар” Р 50597-2017 ГОСТы юл капламнарының ватык урыннарының үлчәмен һәм ремонт эшләре башкаруның срогын билгели. Әйтик, юлдагы ватылган, утырган, иңгән  чокырларның мәйданы 60 квадрат сантиметрдан (А4 форматлы ике кәгазь бите озынлыгы), озынлыгы – 15 сантиметрдан (100 сумлык акча купюрасы озынлыгы), ә тирәнлеге 5 сантиметрдан (банк картасы биеклеге) артмаска тиеш. Җитешсезлекне бетерү срогы юлның категориясенә бәйле. Югарыда әйтелгән үлчәмнәрдә булган җимереклекләр 1-12 көн эчендә ремонтланырга тиеш.   

Яңартылган ГОСТта тәгәрмәчләр эзе (колея) турындда да мәгълүматлар бар: йөз метрлы юл участогында ике сантитметрга кадәр иңү, җиде метрга кадәр сузылу мөмкин хәл санала. Бу күрсәткечләрнең берсе генә артып киткән очракта да, юлдагы хилафлыклар 5-14 көн эчендә бетерелергә тиеш. Колея аркасында машинага ремонт ясарлык зыян килә икән, аның хуҗасы чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы

– Бөгелмә районында  агымдагы елның 9 аенда, урам юлларының тиешле дәрәҗәдә булмавы да теркәлгән юл-транспорт вакыйгалары 22 тапкыр булган, билгеле, зыян күрүчеләр дә бар,  – дип аңлатма бирә Бөгелмә муниципаль районы ЮХИДИдә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина.  

Әгәр һәлакәт юл начар булу аркасында килеп чыккан һәм анда машина гына зарарланган икән, вакыйга урынына ЮХИДИ хезмәткәрен чакырырга кирәк. Инспектор һәлакәткә китергән сәбәпләрне, шартларны, тиешле юл билгеләре булу-булмауны ачыклый, шулай ук махсус техник чаралар ярдәмендә юлдагы кимчелекләрне билгели, вакыйгага тарыган һәм аны күргән кешеләрдән сораштыра. Кирәк очракта, тиешле акт төзи.    

Гаеплеләрне  тавапка тарту җиңел эш түгел, әмма – мөмкин. Мисал өчен, юл-транспорт һәлакәте йорт ишегалдында булган икән, җирле торак хуҗалыгын я идарәче компанияне, ачык люкка эләксәң – “Водоканал”ны, шәһәр урамнарында – муниципалитетны җавапка тартырга була. Тимер юлларны аркылы чыгу урыннары – Россия Тимер юллары, федераль әһәмияткә ия булган трассалар – “Росавтодором”, ә түләүле магистральләр “Автодором” карамагында.

Наталья БЫСТРОВА   

ФОТО: Наталья ПАНИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: