Бөгелмә авазы

Юлларда өзелә гомерләр...

24 сентябрь көнне Ютазы районы юлларының берсендә булган автотранспорт һәлакәтендә берьюлы берничә кешенең гомере өзелде. Һәлак булганнар арасында бер банкның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе М. Зозуля да бар. Тикшерүләр-сораштырулар күрсәткәнчә, банк хезмәткәрләре утырган чит ил фирмасында эшләнгән машина уң яклап төп юлдан бара торган безнең ил машинасына юл бирмәгән. Фаҗиганең сәбәбе...

24 сентябрь көнне Ютазы районы юлларының берсендә булган автотранспорт һәлакәтендә берьюлы берничә кешенең гомере өзелде. Һәлак булганнар арасында бер банкның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе М. Зозуля да бар.
Тикшерүләр-сораштырулар күрсәткәнчә, банк хезмәткәрләре утырган чит ил фирмасында эшләнгән машина уң яклап төп юлдан бара торган безнең ил машинасына юл бирмәгән. Фаҗиганең сәбәбе шул. Нәтиҗәдә, директорның ике хезмәттәшенең берсе вакыйга урынында ук үлә, ә хезмәткәрләрнең икенчесе баш мие җәрәхәтләре белән үзәк район хастаханәсенә озатыла, ул кыз әле дә авыр хәлдә. М. Зозуля исә реанимациядә җан бирә.
Һәлакәттә зыян күргән икенче машина йөртүче шулай ук хастаханәдә ята.
* * *
25 сентябрь көнне кичке унберенче егерме минутта Бөгелмә - Азнакай юлының 19 нчы километрында "Фиат - Албеа" автомашинасы трактор белән бәрелешә.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә автомобиль белән идарә итүче ир (1955 елгы) шунда ук үлә, пассажиры (1957 елгы ир) Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә салына. Вакыйга буенча тикшерү эше бара, дип хәбәр итә Бөгелмә ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: