Бөгелмә авазы

Юлларда иминлек хакына: Караңгыга качмагыз!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе яктылыкны тиешенчә үткәрми торган пыялалы машиналарда йөрүчеләрне ачыклау буенча даими эш алып бара. Агымдагы елның 6 аенда шундыйларның 12 меңнән артык очрагы ачыкланган. "Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламент нигезендә, машиналарның алгы һәм ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе яктылыкны тиешенчә үткәрми торган пыялалы машиналарда йөрүчеләрне ачыклау буенча даими эш алып бара. Агымдагы елның 6 аенда шундыйларның 12 меңнән артык очрагы ачыкланган.

"Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламент нигезендә, машиналарның алгы һәм ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу нормадан тайпылыш бар икән, транспорт чарасыннан файдалану тыела. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 нче маддәсе, 3.1 нче өлеше нигезендә, 500 сум күләмендә штраф түләтү дә каралган. Моннан тыш, тәртип бозганны күргән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре арытаба транспорт чарасыннан файдаланырга ярамаганлык, башта аны нормативларда күрсәтелгән таләп нигезендә тәртипкә китерергә кирәклек турында кисәтә. Әлегедәй тәртип бозуы белән машина йөртүче кабат эләгә икән, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен ЮХИДИ хезмәткәре административ эш кузгата (19.3 нче маддә, 1 нче өлеш). Бу рәвешле закон бозган өчен җавап тоту йөзеннән, 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф түләтү, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу каралган. Агымдагы елның беренче яртысында 48 кеше шундый җаваплылыкка тартылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: