Бөгелмә авазы

Юл-транспорт вакыйгасы

Буа районындагы юл-транспорт вакыйгасында алты кешегә зыян килгән. 11 июль көнне иртән 4 сәгать 15 минутта Казан - Ульяновск юлының 322 нче километрында автобус "Шевролет-Авио" маркалы җиңел машина белән бәрелешә. Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машина хуҗасы, ярдәмче юлга чыгып, автобуска юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасы да яньчелә, төрле дәрәҗәдәге...

Буа районындагы юл-транспорт вакыйгасында алты кешегә зыян килгән.

11 июль көнне иртән 4 сәгать 15 минутта Казан - Ульяновск юлының 322 нче километрында автобус "Шевролет-Авио" маркалы җиңел машина белән бәрелешә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машина хуҗасы, ярдәмче юлга чыгып, автобуска юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасы да яньчелә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган алты кеше дәвалау оешмаларына озатылган. Оператив-тикшерү төркеме юл-транспорт вакыйгасы сәбәпләрен тикшерә дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: