Бөгелмә авазы

Юл газабы гүр газабы булмасын

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, декабрь аеның 7 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 88 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 105 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 38е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 41 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. 7 декабрьдә Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, декабрь аеның 7 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 88 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 105 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 38е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 41 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.

7 декабрьдә Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның - 7, каршы хәрәкәт юлына чыгуның - 18, балаларны тиешле җайланмаларсыз йөртүнең - 36, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 378 очрагы теркәлгән.

Юлларда берүк уяу йөрегез, хәрәкәт итү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Хәерле юллар сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: