Бөгелмә авазы

ЮХИДИ яңалыклары: Батырга да ял кирәк, автобус йөртүчегә – бигрәк тә

(ярты ел йомгаклары) Пассажир автобусларын йөртүчеләрнең эш һәм ял режимы кирәгенчә көйләнгән булырга тиеш. Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә 1 932 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларда 161 кеше һәлак булган, 2 341 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләргә бәйле төп...

(ярты ел йомгаклары)

Пассажир автобусларын йөртүчеләрнең эш һәм ял режимы кирәгенчә көйләнгән булырга тиеш.

Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә 1 932 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларда 161 кеше һәлак булган, 2 341 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләргә бәйле төп күрсәткечләрнең кими төшүе күзәтелә: вакыйгалар саны - 303 очракка, һәлак булучылар - 18, имгәнүчеләр 440 кешегә кимрәк.

Шул ук вакытта, вакыйгаларга тәфсилле анализ күрсәтүенчә, пассажирлар автотранспорты катнашындагы вакыйгалар саны арта төшкән. Ел башыннан алып, автобус йөртүчеләр гаебе белән 78 һәлакәт теркәлгән, анда 18 кешенең гомере өзелгән (узган елгыдан 16 кешегә артык), 109ы имгәнгән. Мондый вакыйгаларның сәбәбе берничә. Транспорт компанияләренең пассажирлар йөртү кагыйдәләрен тупас бозуыннан башлап, пассажирларның үзләренең юлга чыккач ваемсыз булуларына кадәр алар. Бу факторлар барысы бергә "тупланып", автобус йөртүчеләрнең эш һәм ял режимы, шуның нәтиҗәсе буларак, алар тарафыннан "Юл йөрү кагыйдәләрене"нең бозылуына китерә. Соңгы ике айда гына да илебездә автобуслар белән бәйле берничә җитди һәлакәт булды: 11 июньдә - Байкал арты краенда, 12 июньдә - Томск өйлкәсендә, 18 июньдә - Тула өлкәсендә, 1 июльдә - Татарстан Республикасында, 16 июльдә - Марий Илендә, 17 июльдә Ставрополь краенда. Аларда барлыгы 33 кеше үлде, тагын 106 кеше физик зыян күрде, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.

Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң илнең барлык төбәкләрендә дә киң күләмле профилактик чаралар күрелә башлады. Безнең Татарстанда, мәсәлән, 10 - 24 июльдә пассажирлар йөртү тәртибе, автобусларның торышы, пассажирларны утырту, төшерү урыннары, якын һәм ерак аралардагы маршрутларда даими һәм заказ буенча йөри торган автобусларны идарә итүче шофёрларның эш тәртибе һәм башкалар тикшерелде. Коммерцияле нигездә пассажирлар йөртә торган транспорт чараларының техник хәленә, автобус йөртүчеләрнең эш һәм ял режимына, техник контроль чараларына (тахограф), конструкцияләргә кертелгән үзгәрешләргә аеруча игътибар бирелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында автобус йөртүчеләр тарафыннан "Юл йөрү кагыйдәләре" бозылу фактлары буенча 1 998 административ эш кузгатылды; эш һәм ял режимының бозылу очраклары 375 булган. Ачыкланган кимчелекләр һәм тайпылышлар пассажирлар йөртә торган компания тарафыннан пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү ягыннан да, транспорт белән идарә итүчеләрнең хәл-халәтенә дә игътибар юклыкны күрсәтте.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе йөк ташу, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә торган компанияләрдәге транспорт чараларының тахографлар белән җиһазланган булырга тиешлеген тагын бер кат искә төшерә. Тахограф юк икән, шофёрларга -1- 3 мең сум, җитәкчеләргә 5 - 10 мең сум штраф салына.

Агымдагы елның беренче яртысында шулай тахографы булмаган, яисә ул ватык булган өчен, Административ хокук бозулар кодексының 11.23 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, 1 000нән артык административ материал төзелгән. Транспорт чарасына идарә итүчеләрнең эш һәм ял режимы бозылган сәбәпле - 14. Шулай булуга карамастан, тахографлар куюны - артык чыгым, ә шофёрларның эш һәм ял режимын көйләүне өстәмә эшкә санап, әлеге мәсьәләләргә тулы җаваплылык белән карамый торган компанияләр җитәкчеләре дә бар. Андый компанияләрдә эшләүче шофёрлар да тәүлеккә 9 сәгатьтән дә кимрәк йөрелсә, эшнең файдасы юк дип саныйлар.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы Федераль Закон нигезендә, юлларда иминлекне тәэмин итүнең иң мөһим принцибы - гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Бу - хуҗалык эшчәнлегенең икътисадый күрсәткечләреннән күпкә өстенрәк. Ә транспорт чараларын тахографлар һәм "ГЛОНАСС" системасы белән җиһазлау йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә контрольне көчәйтергә, юл хәрәкәтендәге куркынычсызлыкны арттырырга, руль артында йоклап киткән шофёрлар гаебе белән килеп чыга торган юл-транспорт вакыйгаларын булдыра алган кадәр киметергә мөмкинлек бирер иде.

Хәзерге вакытта, социаль яктан куркынычның зурлыгын, намуссыз һәм ваемсыз җитәкчеләр аркасында кешеләрнең һәлак булу очраклары арту ихтималын күздә тотып, куркынычсызлыкны тәэмин итү таләпләренә туры килә торган теге яки бу эшне башкармаган өчен җитәкчеләрне, РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе нигезендә җавапка тарту мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге маддә санкцияләрендә кешене 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җәза төре каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: