Бөгелмә авазы

Юбилярны котладылар

Кичә тыл ветераны, Бөгелмә шәһәренең статистика бүлеге ветераны Нина Гавриловна Селютина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Бөгелмә дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Салих Габдерәхимов һәм профсоюз комитеты рәисе Светлана Коршина, социаль яклау бүлеге, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкилләре килде. Алар...

Кичә тыл ветераны, Бөгелмә шәһәренең статистика бүлеге ветераны Нина Гавриловна Селютина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Бөгелмә дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Салих Габдерәхимов һәм профсоюз комитеты рәисе Светлана Коршина, социаль яклау бүлеге, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкилләре килде. Алар юбилярга сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләделәр.

Юбилярга РФ Президенты В. В.Путин исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

Нина Гавриловна гомер буе Бөгелмә шәһәрендә яшәгән. Хезмәт юлын Бөгелмә шәһәре статистика бүлегендә эшләүгә багышлый, 36 ел буе инспектор вазифасын башкара. 1985 елдан ул - лаеклы ялда. Шуңа да карамастан, статистика бүлеге хезмәткәрләре бүгенге көнгә кадәр үз ветеранын барлык истәлекле даталар белән тәбрикләп, аның турында кайгыртып яши.

Юбилеен ул туганнары һәм якыннары янәшәсендә каршы алды. Нина Гавриловна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: