Бөгелмә авазы

Юбилей сезоны

Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 80 нче сезонын ачып җибәрде. 17 октябрь көнне тамашачылар Пьер Бомаршеның "Севильский цирюльник" спектаклен тамаша кылдылар. Театр директоры Владислав Юдин билгеләп үткәнчә, узган сезонда тамашачылар өчен 7 премьера спектакле тәкъдим ителгән. Якташларыбыз төрле конкурсларда катнашканнар һәм җиңүләр яулаганнар. "Быелгы сезонны җиде...

Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 80 нче сезонын ачып җибәрде. 17 октябрь көнне тамашачылар Пьер Бомаршеның "Севильский цирюльник" спектаклен тамаша кылдылар.
Театр директоры Владислав Юдин билгеләп үткәнчә, узган сезонда тамашачылар өчен 7 премьера спектакле тәкъдим ителгән. Якташларыбыз төрле конкурсларда катнашканнар һәм җиңүләр яулаганнар. "Быелгы сезонны җиде яшь артист белән башлап җибәрәбез. Аларның өчесе бездә эшләгән иде инде, үз көчләрен илебезнең башка театрларында сынап караганнан соң кабат әйләнеп кайттылар. Бүгенге спектакльдә баш рольне башкаручы яшь артистыбыз Илдар Вилдановның дебюты, аңа уңышлар телик", - диде.
Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова театрны узган сезондагы уңышлары белән котлады, яңа иҗади уңышлар теләде. Шулай итеп, театрның яңа, юбилей сезоны ачык дип игълан ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: