Бөгелмә авазы

Йортыбызны уттан саклыйк.

Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк. Без күп тапкырлар ишетеп күнеккән бу фикер актуальлеген югалтмый, бигрәк тә балалар еш кына өйдә ялгыз калганда.

Бөгелмә  “Радуга” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр буенча белгече С. Кирдина социаль хезмәт алучылар белән “Йортыбызны уттан саклыйк дигән шәхсән онлайн дәресләр үткәрде. Чараның максаты: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту тәртибе турында белемнәрне ныгыту, балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру.

Чараны оештыручы янгын килеп чыгу сәбәпләре һәм беренчел янгын сүндерү чаралары, утның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икәнлеге турында җентекләп сөйләде. Электр җылыту җиһазларын һәм приборларын көнкүрештә куллану буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кирәклегенә аерым игътибар юнәлтелде. Дәрес барышында балигъ булмаган балалар ут, көнкүреш приборлары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр, белгеч белән “Бу – мин, болар – минем дусларым” дигән уен да уйналды.

Ахырда алар янгын вакытында ни эшләргә кирәклеге турында гамәлләр алгоритмын эшли бклдырдылар.

Светлана Кирдина, Социаль эш буенча белгеч

Ольга Лукашова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: