Бөгелмә авазы

Җырчы Алсуның әбисе вафат

19 февраль көнне җырчы Алсу Instagramда гаиләләрендә зур бәйрәм булуын хәбәр иткән иде. Бу көнне Алсу әбисе Минаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан: "Гаиләбезнең баш кешесе - әбиемнең туган көне! Шушы көнгә кадәр мин аның яшьлек серен аңлап бетерә алмыйм. Ул бүген дә шат күңелле, тормышка гашыйк кеше. Ул 17 яшендә...

 

19 февраль көнне җырчы Алсу Instagramда гаиләләрендә зур бәйрәм булуын хәбәр иткән иде. Бу көнне Алсу әбисе Минаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан: "Гаиләбезнең баш кешесе - әбиемнең туган көне! Шушы көнгә кадәр мин аның яшьлек серен аңлап бетерә алмыйм. Ул бүген дә шат күңелле, тормышка гашыйк кеше. Ул 17 яшендә фронтка китеп, фашист илбасарларына каршы сугышкан. Туксанын тутырса да, күпләргә үрнәк булып кала бирә, чын ханым исемен йөртүче кадерле әбиебез. Озак еллар буе безнең белән бул!" - дип җылы сүзләр язган иде.

Тик, ни кызганыч, Алсуның бу теләкләре тормышка ашмады. Юбилейдан соң 3 көн үткәч, әбисе вафат булган. Без дә аның һәм гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

"Бөгелмә авазы" газетасы коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: