Бөгелмә авазы

Җылы җилләр җиңү китерә

Бөгелмәләр XVII "Москва-Сызрань транзит" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсыннан җиңү яулап кайтты. Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә узган бәйгедә Прогресс авыл мәдәният йортының А. Азарова җитәкчелегендәге "Овация" театр түгәрәге "Дети играют для детей" номинациясендә уңышлы чыгыш ясый. Жюри күзлегенә "Солнышко и снежные человечки" курчак спектакле тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә "Овация" театр...

Бөгелмәләр XVII "Москва-Сызрань транзит" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсыннан җиңү яулап кайтты.

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә узган бәйгедә Прогресс авыл мәдәният йортының А. Азарова җитәкчелегендәге "Овация" театр түгәрәге "Дети играют для детей" номинациясендә уңышлы чыгыш ясый. Жюри күзлегенә "Солнышко и снежные человечки" курчак спектакле тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә "Овация" театр түгәрәге "Иң яхшы сценография өчен" дипломына лаек була. Моннан тыш, театр түгәрәге "Роза ветров--2015" XXI Бөтендөнья балалар һәм яшүсмерләр конкурсына (ул октябрь аенда Мәскәүдә узачак) һәм "Волшебство тетара" XVIII Бөтендөнья фестиваль-конкурсына (2016 елның гыйнварында Сочи шәһәрендә үтәчәк) чакыру ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: