Бөгелмә авазы

Җыелмага кабат "Ак Барс"тан уенчылар чакырылмаган

КХЛның даими чемпионаты кыска вакытлы тәнәфескә туктады. 17-20 декабрьдә, Еврохоккей турның икенче этабы - Беренче канал кубогына ярышлар уза.


Россия җыелма командасы баш тренеры Олег Знарок җитәкчелегендәге штаб Беренче канал кубогында катнашу өчен Татарстан клублары - "Ак Барс" белән "Нефтехимик"тан бер генә хоккейчыны да чакырмаган. Тарихта булмаган хәл: Еврохоккей тур уеннарының рәттән икенче этабы безнең уенчылардан башка гына уза. Әлеге турнирда "Ак Барс"ның ике һөҗүмчесе Маттиас Шегрен һәм Оскар Меллер - Швеция, ә капкачы Юсси Рюнняс - Финляндия җыелма командасы өчен чыгыш ясаячак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: