Бөгелмә авазы

Язмышлар язында

Татар мәдәният үзәгендә рәссам Илдус Насретдинов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Анда авторның 60тан артык рәсеме куелган. Картиналарның күбесендә пейзажлар: шәһәр урамнары, авыл гүзәлеге, сабантуй матурлыгы. Монна тыш, оста куллы автор, җылылык белән тулы рәсемнәренә нефтьчеләрне, ветераннарны төшергән. Күргәзмә ачу тантанасына, 18 март көнне, илдус Насретдиновны искә алырга аның каләмдәшләре, республиканың...

Татар мәдәният үзәгендә рәссам Илдус Насретдинов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Анда авторның 60тан артык рәсеме куелган. Картиналарның күбесендә пейзажлар: шәһәр урамнары, авыл гүзәлеге, сабантуй матурлыгы. Монна тыш, оста куллы автор, җылылык белән тулы рәсемнәренә нефтьчеләрне, ветераннарны төшергән.

Күргәзмә ачу тантанасына, 18 март көнне, илдус Насретдиновны искә алырга аның каләмдәшләре, республиканың көньяк-көнчыгыш районы рәссамнары җыелды. "Язмышлар язында" дип исемләнгән күргәзмә бер ай дәвамында эшлиячәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: