Бөгелмә авазы

ЯЗ СУЛЫШЫ ӨРЕП

Кыш айларының соңгы бер көнендә, күңелләргә яз сулышы өреп, Бөгелмә хатын-кызларына 8 Март бүләге ясап, шәһәребезгә популяр җырчы, "Алтын барс" премиясе лауреаты Фирдүс Тямаев килде. Мөмкинлектән файдаланып, мактанып та алыйм, ул вакытта әле Лениногорск педагогия училищесы дип аталган тормыш мәктәбен бергә уздык без аның белән. Нигә тормыш мәктәбеме? Чөнки әти-әни...

Кыш айларының соңгы бер көнендә, күңелләргә яз сулышы өреп, Бөгелмә хатын-кызларына 8 Март бүләге ясап, шәһәребезгә популяр җырчы, "Алтын барс" премиясе лауреаты Фирдүс Тямаев килде.
Мөмкинлектән файдаланып, мактанып та алыйм, ул вакытта әле Лениногорск педагогия училищесы дип аталган тормыш мәктәбен бергә уздык без аның белән. Нигә тормыш мәктәбеме? Чөнки әти-әни куенында вакытта койма ярыгыннан гына күренгән дөньяның чын киңлеген, рәхәтен-михнәтен нәкъ шунда татый башладык. Фирдүс исә үтә дә шуклыгы, беркатлылыгы аркасында нинди генә "лачын тырнакларына" эләкмәде. Укуны бетергәнгә менә инде 13 ел була. Ә хәзер Фирдүс үзе лачындай, Бөгелмәгә килеп, 3 сәгатькә якын барган концертның алып баручысы да, кәмитчесе дә, җырлар авторы да, башкаручысы да булып, авызына каратып тотты. Тамаша башланыр алдыннан курсташым янына кереп, сөйләшеп утырдык. "Бөгелмәгә берничә ел инде килергә батырчылык итмәдем, - ди Фирдүс. - Менә бүген дә, залны 80 процентка тулган дисәләр дә, нык дулкынланам, тамашачы ничек каршы алыр, кул чабарлармы, үз итәрләрме. Сабан туена килгәч, бик җылы кабул иткәннәр иде. Менә шул тамашачыны көтәм инде мин бүген".
Кулны нык чаптылар. Бәлки шуңадыр да, Фирдүс "Бөгелмә авазы" газетасы укучыларына бүләккә дип үзенең автографы куелган стена календарьларын калдырып китте. Сезгә "Бөгелмә авазы"ның "ВКонтакте"дагы рәсми төркеменә кереп, әлеге мәкалә астына язылган сорауга җавап бирергә кирәк. Беренче өч дөрес җавап бирүчегә - бүләк.
Концерт барышында горурлыгымнан балкып утырдым. Афәрин, дустым! Без синең кабат килүеңне көтеп калабыз. Алда әле Сабан туйлары, Бөгелмәгә килми калма!
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
P.S. Фирдүс Тямаевның, беләсездер инде, малае туды. Аның исеме ничек һәм ул исем нинди мәгънәгә ия? Беренче 3 дөрес җавап бирүчегә - бүләк - артистның автографы куелган стена календаре. Җавапларны http://vk.com/bugulma_awazy сылтамасы белән кереп, газетаның "ВКонтакте" сайтындагы төркемендә калдырырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: