Бөгелмә авазы

Яшьләр – фән юлында

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, "Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты" белән берлектә, 2013 елның 21 декабрендә "84 нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат" базасында укучыларның "Яшьләр - фән юлында" өченче республика фәнни-практик конференциясен үткәрде. Республика конференциясендә 8 - 11 нче сыйныф...

Реклама

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, "Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты" белән берлектә, 2013 елның 21 декабрендә "84 нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат" базасында укучыларның "Яшьләр - фән юлында" өченче республика фәнни-практик конференциясен үткәрде.
Республика конференциясендә 8 - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Йомгаклау этабына Татарстанның 13 шәһәреннән 162 эш үтте. Призлы урыннар яулаучылар арасында бөгелмәле - лицей-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Илдан Гыйззәтуллин да бар иде.
Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: