Бөгелмә авазы

Яшьлек. Сәламәтлек. Спорт.

"Ялкын" социаль приютында Россия яшьләре көне якынлашу уңаеннан "Яшьлек. Сәламәтлек. Спорт" дигән баш астында өч көнгә исәпләнгән яшьләр марафоны узды. Беренче көнне 11 нче мәктәп укучылары һәм приютта тәрбияләнүче үсмерләр "Сүнгән шәмнәр" патшалыгында "сәяхәт"тә булдылар, станцияләрдә аерым биремнәрне үтәделәр. "Сәламәтлек" станциясендә, мәсәлән, сәламәт яшәү рәвеше, исәнлек-саулык, спорт темасына кагылышлы сүзләр...

"Ялкын" социаль приютында Россия яшьләре көне якынлашу уңаеннан "Яшьлек. Сәламәтлек. Спорт" дигән баш астында өч көнгә исәпләнгән яшьләр марафоны узды.

Беренче көнне 11 нче мәктәп укучылары һәм приютта тәрбияләнүче үсмерләр "Сүнгән шәмнәр" патшалыгында "сәяхәт"тә булдылар, станцияләрдә аерым биремнәрне үтәделәр. "Сәламәтлек" станциясендә, мәсәлән, сәламәт яшәү рәвеше, исәнлек-саулык, спорт темасына кагылышлы сүзләр белән эшләделәр; "Сәнгать" станциясендә ял итүгә багышланган плакат ясарга кирәк булды; "Музыкаль" станциядә сәламәтлек, спорт турындагы җырлар тыңлап һәм җырлап уздылар. Ә тагын сопртка өнди торган, ә яман гадәләрдән бизшргә чакыра торган станция дә бар иде.

Икенче көнне "Гаилә экспрессы" "Сәламәт гаилә - сәламәт җәмгыять" дигән фестивальне ачып җибәрде. Бусы инде гаилә бәйрәме булды: балалар әти-әниләре белән бергәләп ярыштылар, төрле ярышларда катнаштылар.

Соңгы көндә исә, плакатлар, рәсемнәр, кирәкле башка материаллар белән "коралланган" педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр "төялгән" агитпоезд яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген аңлату өчен урамнарга юл алды.

- Пропаганданың мондый төре үсеп килүче яшь буын өчен гаять файдалы булыр дип ышанабыз, - ди "Радуга" үзәгенең стационар бүлеге мөдире А. Натальина.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: