Бөгелмә авазы

Яшел Үзәндә пауэрлифтинг буенча ярышларда бөгелмәлеләр беренче урынны яуладылар

Яшел Үзәндә классик пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Екатерина Жильцова үз үлчәү категориясендә беренче урынны гына яулап калмыйча, ярышларның абсолют җиңүчесе дә булды. Александра Доронина шулай ук мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде һәм спорт мастерына кандидат норматив разрядын үтәде. Алинә Абдуллина һәм Анастасия Филатова икенче һәм өченче призлы урыннарны алдылар, шулай ук беренче спорт разрядын да башкардылар.

ТР чемпионатында Илшат Махмуров, Влад Крюков һәм Сергей Лисичкин беренче урыннарны яуладылар.

bugulma.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: