Бөгелмә авазы

Яшел йортка рәхим ит!

Кече Бөгелмә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Яшел йортка рәхим ит!” дигән экологик кичә үткәрелде.

Очрашуның максаты - әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Зур кызыксыну белән нәни укучылар “Туган як матурлыгы” виртуаль сәяхәттә булдылар, “Хайваннар дөньясы” уен-викторинасында катнаштылар, табигать турында мәкальләр һәм шигырьләр искә төшерделәр.

Балалар өчен “Җир шары - безнең туган йортыбыз” дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда танылган балалар язучылары:  Н. Сладков, Г.Скребицкий, О. Перовская, В. Чаплина, К. Паустовский, М. Пришвин, Виталий Бианки, Альберт Хәсәнов, Факил Сафиннарның табигатьне ярату, табигатькә сакчыл караш турында һәм үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүче китаплары урын алды.

Чара ахырында укучылар бу матур һәм колач җитмәстәй дөнья бик нәзберек һәм аңа сакчыл карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Людмила ПИЛЕВИЧ,

китапханәче

Автор фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: