Бөгелмә авазы

“Яшел беседка” дәшә

"Ура! Җәй! Каникул!" - укучылар тантана итә. "Тагын бер ел артта калды", - дип, әти-әниләр җиңел сулап куя. Әмма шунда ук яңа сорау туа: "Баланың буш вакытын ничек уздырырга?" Компьютерга карыйсы килми, телевизор алдында утыру - дүрт стена эченә бикләнү дигән сүз. Саф һавада уйныйсы, вакытны файдалы итеп уздырасы иде......

Ольга АНИСИМОВА,
үзәк китапханәнең
әйдәп баручы методисты.
Ә шул ике рәхәт шөгыльне берләштерергә телисезме? Рәхим итегез - Балалар паркына килегез. Дусларыгыз белән очрашырсыз, туңдырма белән сыйланырсыз, аттракционнарда уйнарсыз.
Менә тагын бер сюрприз. Шәһәр китапханәләре, Парк җитәкчелеге белән бергәләп, ачык һавада "Яшел беседка" дип аталган уку залы оештырырга булдылар. Җәй дәвамында олылар да, балалар да анда - яшеллек күләгәсендә кызыклы китап-лар, журналлар укып рәхәтләнә алалар.
Алай гына да түгел, китаплардан укып, оригами сәнгате серләрен өйрәнү мөмкинлеге дә булачак. Ә тагын, бик ошап китсә, шунда ук үзегезгә якын урнашкан китапханәнең даими укучысы булып та языла аласыз.
Килегез, рәхәтен күрегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: