Бөгелмә авазы

Ярты ел эчендә «Халык контроле»нә 40 меңгә якын гариза килгән

Шикаятьләрнең 60%ын хатын-кызлар җибәрә.

«Халык контроле»нә узган ярты елда 40 меңгә якын гариза килгән. Мондый мәгълүматны ТР Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифингта ТР финанслар министры урынбасары Радик Гыйсмәтов җиткерде.

«Беренче яртыеллыкта системада 39 меңгә якын гариза һәм аларга 27 мең аңлатма басылган. Гражданнар шулай ук 79 мең тапкыр бер-берләренең гаризаларын хупладылар», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Татарстанда сигез ел дәвамында эшләп килүче «Халык контроле» системасыннан барыннан да ешрак 25-44 яшьлек кешеләр файдалана. Шикаятьләрнең 60% ын хатын-кызлар җибәрә.

Барлык кулланучылар да күрә торган иң популяр категорияләр булып территорияне һәм юлларны төзекләндерү кала. ТКХ хезмәтләре ябык категорияләр буенча алда бара.

Көн саен тикшерүгә 290 гариза килә. Кергән шикаятьләрне эшкәртүгә дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципалитетларның 800дән артык хезмәткәре  җәлеп ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: