Бөгелмә авазы

Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша

Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.

2019 елда Татарстан һөнәри керемгә салым салуны кертү буенча
дүрт пилот төбәкнең берсе булды. Бу яңалык гамәлгә кертелгәч, үзмәшгуль гражданнар эшчәнлекләрен легальләштерә алдылар. Бүгенге көндә республикабызда бизнесын яңа шартларда алып бара торган йөз меңләп кеше исәпләнә.  

– Бала чакта курчакларымның чәчен тарап, буяп, прическалар ясарга ярата идем. Үсә төшкәч, иптәш кызларымның чәчләренә күчтем. Мавыгуымның көчле икәнен белсәләр дә, әти-әнием миңа юридик белем алырга киңәш иттеләр. Нәтиҗәдә, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятен, аннары Мәскәү дәүләт юридик академиясен, Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамладым. Ә тагын өстәмә рәвештә бухгалтерия, эш алып бару һәм башка курсларда белем алдым. ТКХ өлкәсендә 15 ел эшләгәч, җитди һәлакәткә юлыктым, – дип сөйли Эльмира Вахитова. – Ул вакыйгадан соң ирем мине ташламады, исән калуыма сөенде. Параличланган хәлдә хастаханәдә ятканда, үз исәбенә ял алып, сигез ай буе мине карады. Табиблар бер дә тынычланырлык диагноз куймады: “Гомер ахырына кадәр инвалид коляскасында калачак”, – диделәр. Бик энергияле кеше буларак, боларны ишетү миңа авыр булды, гомумән, кыен чор булды ул.  

Табибларның шундый кырыс “хөкеме”нә карамастан, Эльмира Вахитова гаиләсе хакына аякка басарга сүз бирә һәм тиздән катлаулы операция ясатырга квота алуга ирешә. Барысы да син теләгәнчә генә булып чыкмый. Аңа өр-яңадан йөрергә өйрәнергә туры килә. Әйе, йөри, тик көн дәвамында әледән-әле ял итеп алу таләп ителә.  

Сәламәтлегем булмау сәбәпле, элекке эш урынына кайта алмавым билгеле, шуңа да башка вариантлар карый, яңа һөнәр үзләштерү турында уйлый башладым. Маникюр буенча курслар уздым, чәчтараш, визажист, каш өстендә эшләү тәртипләрен өйрәндем. Тырнаклар тәрбияләү остасы сыйфатында үз эшемне башлап җибәрергә тәвәккәлләдем. Ирем идеямне хуплады, арендага бүлмә алу урынына, үз квартирыбыздагы бер бүлмәне эш урыны итеп файдаланырга тәкъдим итте. Җиһазларны күчердек, кирәкле кораллар алдык, аннары инде социаль контракт төзеп, матди-техник базаны ныгыттык, кирәкле эш материаллары сатып алдык. Ә инде узган ноябрь аенда “Минем салым” кушымтасы аша үзмәшгуль буларак теркәлдем, – дип сүзен дәвам итә якташыбыз. – Һөнәри керем салымын түләү өчен миңа шунда ук берничә дистә мең сум бонус күчерделәр, шулай итеп, әлегә керемемнең бер өлешен дәүләткә күчермим, ә клиентлар базасын туплыйм, бизнесны киңәйтәм. Онлайн-сервис аша эшләү уңайлы. Кушымтада хезмәтемнең атамасын һәм аның бәясен күрсәтүгә, касса чегы үзе формалаштырыла. Салым органына бернинди декларация тутырып йөрисе дә юк, барысы да автомат төстә эшләнә. 

Бонус суммасы беткән-нән соң, якташыбыз керем салымнары өчен үз акчасыннан түли башлаячак. Үзмәшгуль физик затлар белән эшли икән, салым күләме кеременең 4 проценты күләмендә була; юридик затлар белән эшләсә – 6 процент. Ике очракта да салым чигерүләрен кайтарырга була.  

Яраткан эше Эльмира Вахитовага, чыннан да, керем китерә. Ул бу юнәлештә эшен үстерергә ниятли. Барысы да ниятләгәнчә барып чыкса, ул маникюр курслары ачарга, грантка дәгъва итәргә уйлый. Узган җәйдә дәүләт үзмәшгульләргә федераль дәрәҗәдә кайбер дәүләт ярдәменә таяна алырлык берничә закон кабул ителгәнлеген әйтә.  

– Үземә дип эшли башлагач, буш вакыт та барлыкка килде, аны якын кешеләр белән кызыклы итеп уздырырга мөмкин. Бик ошый, мин төрле ризыклар әзерләргә, гөмбәгә йөрергә яратам, гаилә бәйрәмнәре оештырам. Иҗат белән дә шөгыльләнәм әле – сәйләннән картиналар ясыйм, – ди әңгәмәдәшем. – Минем шөгыльләрем, максатчанлыгым улыма да яхшы үрнәк булыр дип уйлыйм.  

ТР Икътисад министрлыгында үзмәшгульләрне ышанычлы салым түләүчеләр исәбендә йөртәләр. Шуңа күрә дә хөкүмәтнең андыйларга даими ярдәм күрсәтүе гаҗәп түгел. Мисал өчен, күптән түгел генә кабул ителгән закон проекты 18 яшькә кадәр булган үзмәшгульләргә 10 мең сум күләмендә салым чигерүенә хокук бирү генә түгел, ә бер минималь хезмәт хакы күләмендә өстәмә салым капиталына да мөмкинлек бирә һәм бу закон агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде инде.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: