Бөгелмә авазы

Янып үлгән балаларны тану өчен генетик экспертиза кирәк

Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында һәлак булган 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш баласы танымаслык булып янган.

 

Янгында үлүчеләрне тану өчен генетик экспертиза үткәрергә кирәк. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткергән."Тәннәре янгын вакытында нык зыян күргән, турыдан-туры карап кына аларны танып булмый, - дигән ул. - Тикшерү органы тарафыннан генетик экспертиза үткәрү карары кабул ителде". Шептицкий әйтүенчә, янгынның нилектән килеп чыгуына янгын-техник экспертиза нәтиҗәсе ачыклык кертәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана. Аларның түләмәгән өчен суд карарыннан башка гына газларын өзгән булганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: